12 ноябрь Алабирде мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында “Гаилә очрашулары” дип исемләнгән уен программасы уздырылды.
Чарага балалар белән авыл гаиләләре чакырылды. Биредә алар гаилә традицияләре, шулай ук «кайгырту», «үзара аңлашу», «ярдәм», «иминлек», «тугрылык» һәм «мәхәббәт» төшенчәләре турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар һәм музыкаль һәм бию конкурсларында катнаштылар.
Чара азагында гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр төзелде.