19 ноябрь Людоговка авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Хәзерге гаилә концепциясендә борынгы традицияләрне саклау» дип исемләнгән тематик сәгать булып узды. Чара барышында балалар гаиләнең барлык буыннарны берләштерергә ярдәм итүче традицияләре белән көчле булуын белделәр. Гореф-гадәтләр туганнарыңа һәм якыннарыңа хөрмәт сакларга ярдәм итә.