18 ноябрьдә мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Көзге бал» бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне Лазарева Л.Н. оештырды. Бәйрәм барышында барлык укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты, алар үз укучылары белән зур эш башкардылар. Елның матур вакыты турында сөйләшеп кенә калмыйча, иҗади сәләтләрен дә күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Чарада катнашучылар тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына үзләренең кызыклы концерт номерларын тәкъдим иттеләр, җырлар җырладылар, көзге күренешлэр һәм көзге эшләнмәләр турында матур шигырьләр сөйләделәр. Балалар зирәклек конкурсларында һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Иң кызыклы ел фасылларының берсе көз турында сәхнәләштереп , балалар үзләренең артистык сәләтләрен күрсәттеләр,үз рольләрен бик яхшы башкардылар. Зал бәйрәмчә бизәлгән иде.Һәр команда грамоталар белән бүләкләнде. Балалар бәйрәмнән күтәренке кәеф һәм матур тәэсирләр белән таралыштылар.