«Ата-аналар бергәлеге инициативаларының беренче конкурсына чәршәмбе көнне Бөтенроссия ата-аналар комитеты утырышында йомгак ясалды.
Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "Знание" җәмгыяте оештырды. Гаризалар җыю сентябрь ахырында башланды: катнашырга теләүчеләрнең нибары бер ае иде. Һәм шул вакыт эчендә, Россия "Знание" җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль сөйләгәнчә, конкурска 5 мең мәктәптән 6 меңнән артык гариза бирелгән.
"П.С.Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе" МБМУ 9а сыйныфының ата-аналар комитеты (остазы: Л.Г.Шәрәфиева) 500000 сумлык грантка ия булды.