Тоншермә мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Тоншерма урта мәктәбендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган чара үткәрелде. Мондый чараларның максаты - балигъ булмаган укучыларда социаль активлык булдыру.

Профилактик чараларның төп бурычлары булып, укучыларны Бала хокуклары турында конвенциядә, РФ Конституциясендә язылган төп хокуклары һәм аларны тормышта куллану ысуллары белән таныштыру; бурычсыз хокуклар, хокуксыз бурычлар юклыгын аңларга  ярдәм итү; башка кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International