Бүген «Әкият» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме кунагы булып Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары - Россия эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлегенең шәхси состав белән эшләү төркеме җитәкчесе полиция подполковнигы Д. Ю. Мельников булды.
Дмитрий Юрьевич балаларга полицейский һөнәре һәм аның әһәмияте турында сөйләде, аларның эше җинаятьчелек һәм хокук бозуларга каршы көрәш, җәмәгать тәртибен саклау һәм гражданнарның шәхси иминлеге белән бәйле булуын искәртте. Дмитрий Юрьевич шулай ук аларның хезмәте авыр һәм җаваплы булуын билгеләп үтте. Очрашу барышында балалар өйдә, урамда һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук куркыныч янаганда мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын кабатладылар. Балалар: "Җинаятьчеләрне ничек эзлисез? Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ничек җәзалыйлар? Ничә җинаятьчене тотканнар?" кебек сораулар бирделәр.
Аларны бармак эзләрен алу мәсьәләсе бик кызыксындырды. Очрашу бик файдалы булды.