Педагогларны бүләкләү турында

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Мәгариф» федераль милли проекты кысаларында, педагогик хезмәткәрләрне һөнәри яктан үстерү максатында, 15 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Татарстанда туган телдә укытучы педагогик хезмәткәрләр арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга конкурс узды.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 100 укытучы проектларны гамәлгә ашыру өчен 50 мең сум күләмендә бүләкләнәчәк. ул йөзлеккә Тәтеш районы педагоклары да кеделәр:

Сиякина Н. Р., Тәтеш кадет интернат – мәктәбе укытучысы, Таҗиева М. М., Килдеш урта мәктәбе укытучысы, Гасимова С. И. Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбе укытучысы., Исаева Е. П., Килдеш авылы «Елмаю»  балалар бакчасы тәрбиячесе.

Конкурста җиңүегез белән котлыйбыз! Туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда иҗади уңышлар телибез.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International