Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбендә әниләр көне уңаеннан "Исемең матур, кем куйган?" дип исемләнгән бик матур чара узды. Бала бит дөньяга туа һәм иң йомшак куллар аны иркәләп, күкрәгенә кыса. Шушы илаһи мизгелдән без үз фәрештәбез кулларында. Әни, Әнием... Бала өчен иң якын сүз шушыдыр. Нинди җылы, нинди йомшак! “Әнием син минеке! Минеке генә бит”, - дип үзенең кечкенә куллары белән әнисенең бармакларына тотынган сабый бала. Әни куллары безне ипләп, сөеп кенә тәпи басарга өйрәтә. Шушы куллар җитәкләп ишегалдына алып чыга. Яшел чирәмдә чүпләнеп йөрүче каз бәбкәләре, сап- сары чебешләр, йортны саклаучы маэмай белән таныштыра.Үсә төшкәч, нәни кулларыбыздан тотып безне балалар бакчасына, соңрак мәктәпкә алып бара.Без ничә яшькә җитсәк тә, кайларда гына йөрсәк тә, Әниебезнең сулышын, кул җылысын, күз карашын янәшәдә тоябыз.
Бу чарада нәкъ менә әниләребез биргән наз, сөю тамашачыга тәкъдим ителде. Әти-әниләрнең төп рольләрдә катнашуы гаиләләребезнең ныклыгын, татулыгын исбатлады. Алдагы көннәрдә дә гаиләләребездә, илебездә тынычлык булсын дигән теләктә калабыз.