Иң җылы, иң назлы һәм күңелне нечкәртә торган бәйрәм - Әниләр көне алдыннан балалар бакчасында "Әни – беренче сүз" дигән бәйрәм концерты узды.
Әни - безнең һәрберебез өчен иң мөһим кеше. Ул безне бу дөньяга китерде һәм анда мәхәббәт, игелек һәм гаделлек кагыйдәләре буенча яшәргә өйрәтә.
Концерт программасында урта, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар әниләре белән бергә назлы җырлар, күңел биюләре башкардылар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар. Ә «Нежность» триосы әниләргә үзенең «Расти коса» җырын бүләк итте.
Музыка залында гадәттән тыш матур, бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Әниләрнең йөзләрендә елмаю балкый, күзләрендә шатлыклы очкыннар ялтырый иде.