«Миләшкәй» балалар бакчасы базасында педагог-психологлар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең методик берләшмәсе узды

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Семинар барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Балалар бакчалары педагог-психологлары ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсен күрсәттеләр, Кинезиологик күнегүләр, әкият терапиясе методы, кешенең сенсор системалары белән эшләү үзенчәлекләре буенча киңәшләр бирделәр.

Шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләре белән проблемалы мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International