5 декабрь көнне Урюм авылы мәдәният йортында Россиядә ирекле хезмәткәр (Волонтер) көне кысаларында "Солдатка хат" акциясе булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм Урюм урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар.