Бүген, 2024 елның 6 декабрендә, Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Тәтеш районыннан 3 финалист катнашты, алар коррупциягә каршы кыйммәтләрне һәм хокукый грамоталылыкны пропагандалауга юнәлдерелгән туган телдә сочиненияләрен һәм оригиналь плакатларын тәкъдим иттеләр.
Конкурста җиңүчеләр, Тәтеш 1 нче урта мәктәбе укучылары Бибина Аполлинария ( рук. Хәмидуллина Г.Р.), Шәйхетдинов Рөстәм (рук.Кудряшова С.Г.,), Киртәле урта мәктәбе укучысы Абраконова Елена ( рук. Абраконова Г.В.) дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз!