Инвалидлар декадасы-кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеген һәркемгә искәртү ул. Җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына, җәмгыятьнең инвалидларга карата мөнәсәбәтен үзгәртүгә, аларга карата тигез мөнәсәбәтне формалаштыруга җәлеп итәргә.
Инвалидлар декадасы кысаларында район китапханәләре «безнең яхшылыгыбыз күңелләрегезне җылытсын» дигән чаралар, акцияләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә бару циклы үткәрделәр. Һәркем белән тату гына сөйләштек, кечкенә бүләкләр тапшырдык, сәламәтлек теләдек.