Байраш төп мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 7 декабре, шимбә

3 декабрьдә мәктәп коллективы Билгесез солдат көненә багышланган "Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган" митингында катнашты.
Катнашучылар бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны, сугыш кырында исемсез калганнарны искә алдылар.
Митингка махсус хәрби операциядә катнашучы Нотфуллин Дамир Әмир улы чакырылган иде. Ул барысына да  тыныч күк йөзе теләде һәм һәйкәлгә венок салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International