Инвалидлар декадасы кысаларында укучылар сәнгать укытучысы белән берлектә "Пластилинография"техникасында мәктәпне тәмамлаган кыз өчен мастер-класс үткәрделәр.
Пластилинография-ул уникаль сәнгать, ул безнең алда иҗат өчен гаҗәеп мөмкинлекләр ача. Ул скульптура һәм рәсем сәнгате элементларын берләштереп, матур, күп катламлы эшләр тудырырга мөмкинлек бирә. Пластилин куллану вак моториканы үстерергә, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшыртырга һәм әйләнә-тирә дөньяга карашын киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, пластилин белән эшләү процессы гаять мавыктыргыч.
Мастер-класс җылы, дустанә шартларда узды. Балалар канәгать калдылар