2024 елның 10 декабрендә Тәтеш татар урта мәктәбендә инглиз теленнән үткәрелгән семинар бик файдалы һәм мәгълүмати булды. Чит тел укытучысы Ногманова Р.Г. фәнне тирәнтен белүен һәм бик яхшы педагогик талантын күрсәтте. Материал структуралаштырылган һәм һәркем файдалана алырлык итеп, кызыклы мисаллар һәм гамәли биремнәр кулланып тәкъдим ителде.
Педагоглар түгәрәк өстәл артында практик күнегүләрнең сөйләү күнекмәләрен үстерүгә файдалы булуы турында фикер алыштылар, мастер-класслар үткәрделәр. Семинар материаллары актуаль булды һәм заман таләпләренә җавап бирде.