«Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Витина Елена Николаевна рус телле тәрбиячеләр арасында «Мин татарча сөйлим һәм эшлим-2024» республика конкурсында «Иң яхшы тәрҗемәче» номинациясендә җиңүче булды. Конкурс бүген Габдулла Тукай исемендэге Арча педагогика көллияте базасында узды. Елена Николаевнаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм яңа һөнәри казанышлар телибез!