«Закон һәм без»

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Закон һәм без» мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр студентларга илебезнең төп Китабы – Конституция турында сөйләделәр. Катнашучылар шулай ук Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. «Синең артыңда закон тора» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар шулай ук туган як турында төрле биремнәрне үтәп, туган якны өйрәнү паззлендә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International