12 декабрьдә ел саен илебездә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Бу көнне 1993 елда бөтенхалык тавыш бирү юлы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә. Конституциянең тулы тексты 1993 елның 25 декабрендә «Российская газета» да басылып чыга. 1994 елдан, Россия Президенты Указы нигезендә, 12 декабрь көне дәүләт бәйрәме дип игълан ителде.
Россия Федерациясе Конституциясе-югары юридик көчкә ия булган, Россиянең конституциячел төзелеше нигезләрен, Дәүләт төзелешен, хакимиятнең вәкиллекле, башкарма, суд органнарын төзүне һәм җирле үзидарә системасын беркетүче, шулай ук кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен билгеләүче норматив хокукый акт ул.
Бу истәлекле көнгә район китапханәләрендә «илнең Төп законы»дип аталган чаралар циклы үткәрелде. Шулай ук акцияләр, хокукый сәгатьләр, күргәзмәләргә күзәтүләр үткәрелде.