Мәдәният яңалыклары

2024 елның 13 декабре, җомга

12 декабрь Тәтеш муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Рима Сафиуллова) Олы Шәмәк авылында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайттылар. Оешма әгъзалары биредә гомер кичерүчеләргә, җылы теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар һәм «Бәйрәм барысына да могҗиза бүләк итсен!» дип исемләнгән, концерт программасын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International