"Балачак куркынычсызлыгы" Бөтенроссия акциясенең кышкы этабы кысаларында Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, полиция капитаны Гарипова О.В. Нармонка мәктәбе укучылары һәм ата-аналар белән кышкы чорда, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Ольга Валерьевна шулай ук игътибарын «Заступник»социаль проектына юнәлтте. ! Әйдәгез бергәләп балаларыбызның иминлеген тәэмин итик!