Мәдәният яңалыклары

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

14 декабрь Маргарита Адайкина («Әни йөрәге» хәрби хезмәткәрләрнең аналарына ярдәм итү төркеме җитәкчесе) Башир Рамеев исемендәге (Казан шәһәре) ИТ-паркта узган, иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» 2024 Республика премиясен бүләкләү тантанасында катнашты. Финал сайлап алу нәтиҗәләре буенча Маргарита Адайкина «#БезБергә»Гомумроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында республика премиясе җиңүчесе һәм Ел волонтеры булды. Быел «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясенә Татарстан республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 373 заявка бирелгән иде.

Җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү өчен тантанада республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, профильле ирекле берләшмәләр лидерлары һәм Татарстан Республикасы ихтыярыйлык ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International