15 декабрь Киртәле авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Кыш Бабай остаханәсе» мастер – классы булып узды. Чарада балалар чыршы өчен үз куллары белән Яңа ел бизәкләре ясадылар.
Яңа ел декоры бәйрәм атмосферасын тудырырга ярдәм итте, чөнки чарада катнашучы һәркем эшкә рухи җылылык һәм фантазия өлешләрен салды һәм үзен чын тылсымчы – Кыш бабайның ярдәмчесе итеп хис итә алды.