Келәш авылында глмер итүче тыл хезмәтчәне Сафурв Хатыйп кызы Халикова үзенең балалары, якыннары белән 95 яшьлек юбилеен каршылады. Тормышның әчесен-төчесен җитәрлек татыган юбиляр адресына күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Келәш җирлеге башлыгы Фәнил Хәлим улы Галимов Россия Президенты В.В.Путин, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов һәм шәхсән үз исеменнән котлаулар җиткерде. Мздәният хезмәткәрләре дә Сафура Хатыйп кызын котлап сәламәтлек теләделәр.