«Солдатка хат»

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

"Әкият" балалар бакчасында «Солдатка хат» акциясе узды. Балалар тәрбиячеләре белән бергә МХО катнашып  Ватаныбызны саклаучы солдатларга котлау хатлары яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Педагоглар җитәкчелегендәге логопедик төркемдә тәрбияләнүче балалар әти – әниләре белән бергә солдат чыршысы өчен төрле уенчыклар  ясадылар.

Балалар өйдән еракта булган кешегә ярдәмнең кирәклеген, рәсемнәр һәм бүләкләрнең гаять зур көчкә ия булуын аңлыйлар. Без солдатларга рәхмәтле, аларның батырлыгына сокланабыз һәм өйгә кайтуларын көтәбез дип әйтергә телибез! Яңа Ел Белән🎄!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International