«Тату гаилә - матур гаилә»

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә Гаилә елы ябылуга багышланган «Тату гаилә - матур гаилә» бәйрәме узды. Чара туган тел һәм әдәбият буенча «Туган телем - халкым теле» проектын гамәлгә ашыру кысаларында  үткәрелде (укытучы: Сиякина Н.Р.)

Бәйрәмдә мәктәбебезнең иң кечкенә укучылары - 5 сыйныф кадетлары катнашты. Ямьле итеп бизәлгән залда тантаналы музыка яңгырады, матур киенгән малайлар һәм кызлар бәйрәм мохитенә чумдылар. Чара барышында кадетлар халкыбызның милли уеннарында катнаштылар, күңелле җырлар җырладылар, гаилә турында рус һәм татар телләрендә мәкальләр һәм шигырьләр белүдә ярыштылар.

Бәйрәм азагында чарада катнашучылар һәм кунаклар чәй өстәленә җыелдылар. Тәмле итеп әзерләнгән милли рызыклар укучыларның һәм кунакларның күңеленә хуш килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International