«Окоп шәме»

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Нармонка мәктәбе «Окоп шәме»патриотик акциясендә катнашуын дәвам итә. Ул СВОда катнашучы безнең егетләр өчен шәмнәр ясауга юнәлдерелгән. Мәктәп укучылары тәнәфес вакытында шәмнәр ясадылар. Укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, ата-аналар шәмнәрне балавыз белән капладылар. Барлык эшләрне башкарганнан соң, ясалган окоп шәмнәрен "Материнское сердце"волонтерлар төркеменә китерделәр. Безнең солдатларга укучылар, ата-аналар, мәктәп хезмәткәрләре җыйган акчага татлы бүләкләр җибәрделәр. Зур булмаса да, Яңа елга бүләк! һәрбер игелекле эш катнашучыларның йөрәкләрендә һәм күңелләрендә җылы эз һәм үз Ватаннарына мәхәббәт калдыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International