25 декабрь «Мәдәният волонтерлары» ирекле оешмасының Тәтеш бүлекчәсе активистлары, «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Урюм авылындагы «Ласточка» балалар мәгариф-сәламәтләндерү лагере балалары өчен «Без Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавын үткәрделәр. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә чыршы янында җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Чара ахырында котлау сүзләре белән Урюм авыл җирлеге Башлыгы, иганәчеләр чыгыш ясады, алар балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар.