Яңа ел мажарасы "Простоквашинада".

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

25нче, 26нчы декабрь көннәрендә Өстәмә белем бирү үзәге педагоглары,  укучылар  өчен «Простоквашинада» исемле яңа ел  тамашасын күрсәтте. Яңа ел-әкият бәйрәме! Балаларның яраткан бәйрәме! Алар бу бәйрәмне озак көтәләр, әкияткә һәм могҗизага ышаналар. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларда сихри хисләр уятты. Спектакльнең башыннан ук тамаша геройлары балаларны маҗараның тылсымлы дөньясына алып керде. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, биеделәр, чыршы тирәсендә уйнадылар. Ахырда Кыш бабай белән Кар Кызы килеп, Яңа ел белән котладылар.

Ә соңында барлык балалар да яңа ел шигырьләрен сөйләде һәм Кыш бабайдан татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International