Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең хәбәр итә

2025 елның 3 гыйнвары, җомга

Каникулның беренче көнендә Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең 5 Б сыйныфы укучылары класс җитәкчесе (Мостафина Г.А.) белән бергә шәһәр шугалагына бардылар. Тимераякта шуу сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, көч, җитезлек һәм чыдамлык үстерә. Саф һавада бергәләп йөрү һәм шуу балаларны тагын да якынайта, сыйныф коллективын ныгыта.

Балалар бергәләп шудылар, куыш уйнадылар, эстафета оештырдылар. Вакыт сизелми үтеп китте, бик күңелле булды. Беркем дә өйгә ашыкмады, шугалактан китәргә теләмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International