5 гыйнварда Тәтеш шәһәренең «Түбәтәй Tower» визит-үзәгендә (шәһәрнең төньяк микрорайоны) «Яңа ел утлары Тылсымы»күңел ачу программасы узды.
Район мәдәният йорты коллективы кунаклар өчен бәйрәм программасы әзерләде, анда өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Күпләр гаиләләре белән килде: балалары, әти-әниләре, ди-бабалары.
Чара башланганнан бирле бәйрәм кунаклары Яңа ел атмосферасына чумды. Бергәләп конкурсларда һәм уеннарда катнаштык, җырладык һәм әйлән-бәйлән уйнадык. Бу гыйнвар кичендә визит-үзәк балаларча елмаюлар, көлүләр, мәзәкләр һәм әкияти атмосфера белән тулы иде.
Күңел ачу программасында катнашучыларны Кыш Бабай һәм Кар кызы сәламләде. Үзешчән артистлар матур музыкаль чыгышлар бүләк иттеләр.