Шәһәр читендәге «Акчарлак» сәламәтләндерү лагеренда мавыктыргыч чара — чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасының атказанган тренеры С.Г. Мамкин һәм аның спортчылары визиты узды. Тренер Балалар белән әңгәмә һәм мастер-класс үткәрде, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм яшь спортчыларны яңа үрләргә ирешергә рухландырды.