6 гыйнварда «Күңелле каникуллар» программасы кысаларында Өстәмә белем бирү үзәгендә (җитәкчеләре: Бажайкина И.И, Мамкина Н.И., Никоноров Д. В., Осипова А. В.) «Кышкы каршылыклар полосасы» уен программасы үтте. 6 этапны узарга кирәк иде. Балалар әйләнә торган бау астыннан кыю гына йөгереп үттеләр, бер-берсен «Ватрушка» чанасы белән йөрттеләр, тупны төз итеп вертикаль мишеньгә ыргыттылар, тартылган баулар аша оста гына сикерделәр, туннель аша үттеләр һәм лабиринтта елан шикелле йөгерделәр.
Балалар кызыклы биремнәрне кызыксынып үтәделәр. Уен программасы балаларда зур кызыксыну һәм уңай эмоцияләр уятты.