7 гыйнвар Тәтеш районы мәдәният йорты мәйданында «Тылсым, могҗизалы Раштуа бәйрәме килә» дип исемләнгән күңел ачу программасы булып узды.
Бәйрәмнең иң кызган вакытында Кыш бабай белән Кар кызы пәйда булды, барысын да Раштуа һәм Яңа ел белән котлап үттеләр, игелек, бәхет, изге теләкләренең үтәлешен теләделәр, балаларны тәм-томнар белән сыйладылар.