8 гыйнварда Тәтештә «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы интеллектуаль ярыш үзәгенә әверелде! Биредә шахмат һәм шашка буенча «Яңа ел каникуллары» турниры узды, анда төрле почмаклардан иң көчле уенчылар җыелды: Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге мәктәп шахматчылары, шулай ук Тәтеш, Буа, Кама Тамагы районнары һәм Ульяновск өлкәсенең Цильнин районы халкы Җиңү өчен көрәште.