8 гыйнвар Бакырчы авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Ел символы» мастер-классы булып узды. Балалар фетр һәм фоамиран кулланып елан символын булдыра алдылар.
Елан-гаҗәеп җан иясе. Шәрык мәдәниятендә аңа күп кенә яхшы сыйфатлар — акыл, зирәклек, хәйләкәрлек, зирәклек һәм тугрылык тагалар. Үз кулларың белән бизәнү әйберләре һәм сувенирлар ясау бик гади һәм кызыклы күренеш.