Кыш баланың тормышында онытылмас тәэсирләр калдыра. Бу, һичшиксез, елның тылсымлы вакыты әкият, бәхет һәм күңел ачу белән уратып алынган. Ә кышкы күңел ачулар балалар өчен иң яратканнарыннан берсе. Мәктәптә "Кышкы мозаика"конкурс-уен программасы үткәрелде. Программага төрле уеннар, конкурслар, эстафеталар кертелгән иде. Күңелле чарадан соң барлык катнашучыларга да татлы призлар тапшырылды.