Кешенең иммун системасы катлаулы, күптөрле һәм бик тотрыклы. Шуңа күрә «көчле иммунитет / зәгыйфь иммунитет» төшенчәләре үзләре дә бик дөрес түгел. Иммунитетны "ныгытырга" да кирәкми, бигрәк тә иммун системасы эшенә артык актив йогынты ясарга тырышырга. Иммунитет эшенә тыкшынмыйча, аның нормаль эшләве өчен шартлар тудырырга кирәк. Ә иммунитетны яхшы эш хәлендә саклауның төп шарты булып сәламәт яшәү рәвеше тора, аны формалаштыруда чыныгу мөһим роль уйный.