8 гыйнварда Үзәк китапханә хезмәткәрләре саф һавада "Кышкы күңел ачулар" уен мозаикасын уздырдылар.
Балалар «Кар йомгагы», «Кем тидерә ала?», «Яңа елда әйлән-бәйлән», «Чыршы уенчык шарлары» кебек кышкы хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм, бик теләп, «Буталчык» конкурсында катнаштылар (кышкы спорт төрләрен искә төшерделәр, аларны хәрәкәтләр, йөз, мимика белән күрсәтеп бирделәр).
Уеннарда катнашучыларның һәркайсы, бәйрәм көннәрендә вакытын файдалы итеп үткәрү өстенә, яхшы кәеф һәм күтәренке рух белән бүләкләнде.