Тоншерма урта мәктәбендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» курсыннан чираттагы дәрес «Россия матбугаты көне» темасына узды. Дәрес барышында балалар беренче газетаның ничек аталуын белделәр, басма матбугатның заманча мәгълүмат киңлегендә роле турында уйландылдар, вакытлы матбугатны булдыруда нинди белгечләр эшләвен искә төшерделәр. Мәктәп укучылары әлеге тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, интерактив биремнәр башкардылар. " Хәзерге дөньяда газеталар ни өчен кирәк?", "Блогер корреспонденттан нәрсә белән аерыла?" һәм башка сорауларга җавап эзләделәр, шулай ук Россия матбугаты көне тарихы белән таныштылар.