Россиядә шулай килеп чыкты, Яңа Ел бәйрәмнәренең озын чираты 14 гыйнварда гына тәмамлана - бу көнне Иске Яңа елны бәйрәм итү кабул ителгән. Бәйрәмне Иске календарь буенча билгеләп үтү безнең көннәргә кадәр калган. Бүген «Сабый» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шушы көнгә багышланган күңел ачу чарасында катнаштылар. Чара барышында балалар әлеге бәйрәм традицияләре турында белделәр, шаярдылар һәм көлделәр, уеннарда катнаштылар, колядкалар җырладылар һәм биеделәр. Бу көн балаларга якты хисләр һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте.