Куркынычсызлыкны тәэмин итү кысаларында Нармонка мәктәбендә укучылар, педагоглар һәм мәктәп хезмәткәрләре өчен Террорчылыкка каршы куркыныч янаганда күнегүләр үткәрелде.
Мондый өйрәнүләрнең максаты-мәгариф оешмаларының педагогик һәм башка хезмәткәрләренең, мәктәп укучыларының террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр кылганда гамәлләргә әзерлеген тәэмин итү. Өйрәнүләр барышында әлеге вәзгыять килеп чыкканда педколлективның, мәктәп укучыларының, мәктәп хезмәткәрләренең эш итү алгоритмнары эшләнде.