17 гыйнвар Чинчурино авылы мәдәният йортында кече мәктәп яшендәге балалар өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында, Россия Федерациясе Герое Соколовский Андрей Андреевич истәлегенә багышланган «Хәрби махсус операциядә катнашучы Геройлар – безнең якташларыбыз» дип исемләнгән, тарих сәгате үткәрелде.
Безнең Геройлар онытылмаска, алар кешеләр хәтерендә яшәргә һәм үсеп килүче буынга үрнәк булырга тиеш. Нәкъ менә шундыйларның берсе Герой - гвардия сержанты Соколовский Андрей Андреевич, аңа Россия Федерациясе Герое исеме бирелеп «Алтын Йолдыз»медале тапшырылды.