17 гыйнвар Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль программасы кысаларында «Музыка коралларында уйнау» мастер-классы булып узды.
Әлеге мавыктыргыч очрашуда катнашучылар гармунның барлыкка килү тарихы, инструментның бер төре белән таныштылар. Чара башлап җибәрүче музыкантлар өчен дә, моңарчы беркайчан да музыка коралларында уйнамаган кешеләр өчен дә файдалы булды. Дәрес музыкаль ишетүне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм үз-үзеңә ышанычны үстерергә ярдәм итте. Белгечләр белән бергә балалар зур булмаган музыкаль әсәрләр башкарып карадылар.