19 гыйнвар көнне Байраш авыл мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында "Минем хокукларым һәм бурычларым" дигән тематик сәгать үтте. Анда "хокук" һәм "бурыч" кебек төшенчәләр турындагы белемнәр гомумиләштерелде, аларның бердәмлеге күрсәтелде.
Хокук сәләте һәм эшкә сәләтлелеге, административ һәм җинаять җаваплылыгы турында фикер алыштылар. Аннары конкрет тормыш ситуацияләрен тикшерделәр, шул рәвешле көндәлек тормышта хокукый белемнәр кулланырга өйрәнделәр. Мондый чаралар белем дәрәҗәсен киңәйтә һәм актив гражданнар позициясен формалаштыруга ярдәм итә.