Тоншерма урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы «Яхшылык тартмасы» акциясе үткәрделәр. Җыелган әйберләрне авылдашларына – махсус хәрби операциядә катнашучыга тапшырдылар.
Гуманитар ярдәм җыю – якташларыбызга ярдәм итү өчен, без эшли алган иң гади әйбер. Безнең максатыбыз – Җиңү. Бөтен сугышчыларыбызның өйләренә исән-имин кайтуларын телибез.