23 гыйнварда Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2025» республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды
Барлык конкурсантлар да мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык күрсәттеләр, конкурс сынауларына әзерлек барышында педагогик тәҗрибәне гомумиләштерделәр, эшнең кызыклы яңа формаларын таптылар.
Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Майорова Ирина Владимировна конкурста җиңүче булды, призерлар – Галиякберова Гөлнар Равил кызы, Тәтеш шәһәренең «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе һәм Хәйретдинова Лилия Фәрит кызы, Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы тәрбиячесе, конкурс лауреаты – Бильгильдеева Марина Николаевна, г.Тәтешнең «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Конкурста катнашучыларны югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез.