25 гыйнвар көнне Казан шәһәренең 75 нче гимназия базасында укучыларның «Раштуа укулары» ХXIII республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды.
Тәтеш районыннан А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Авдеева Дарина тәкъдим итте (остазы Кучина Э.Ф.). Дарина җиңүче дип танылды һәм I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!