27 гыйнвар Тәтеш районы мәдәният йортында «Хәтерлә! Онытма!» Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган патриотик сәгать уздырылды. Әлегесе көнне Кызыл Армия солдатларының Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итүенә 80 ел тулды. Чарада А.А. Соколовский исемендәге 2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Чараның төп темасы Холокостның кешелек тарихында иң бөек фаҗигаләрнең берсе булуы турындагы хикәя булып узды. Район мәдәният йорты солистлары башкаруында тематик музыкаль номерлар яңгырады. Үлем лагерьларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.