2025 елның 13 февралендә «Тәтеш исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе " МБМУ базасында. 2024-2025 уку елында Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона турының беренче көне узды.анда 3 районнан: Тәтеш, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнарыннан иң яхшы педагоглар катнашты.